«Әнкәйләргә безнең йолдызлардан йә кояштан һәйкәл салырлык»
Әни! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Авыр чакларыбызда да, шатлыклы минутларыбызда да без әниләребезнең җылы кочагына сыенабыз. Әниләрнең йөрәк җылысы, “Балам!” дип эндәшкән ягымлы сүзләре безгә яшәргә көч бирә. Йомшак куллары белән башыңнан бер сыйпап узса, бөтен авыруларың, борчуларың беткән кебек була. Әнә шундый тылсымлы, бөек көчкә ия ул- ана дигән изге зат.
Җәннәт -аналарның аяк астында, ” -диләр. Әйе, бу дөрестән дә шулай. Һәрбер ана үзенең йөрәк җимеше — баласы өчен кайгырып яши. Үз чиратыбызда, без дә, әниләребезне яратып, аларга кайгы-хәсрәтләр китермичә яшик. Әниләребезнең йөзләреннән беркайчан да елмаю чаткылары сүнмәсен иде. Барыр юлларыбызны яктыртып торучы, мәңге сүрелмәслек кояшыбыз бит алар безнең.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.