«Һава. Очкыч. Күк фәрештәсе»
17 февраль көнне Уразай авыл китапханәсендә авылдашыбыз, күп еллар бортпроводница булып эшләүче Альбина Хабибуллина белән очрашу узачак.
Аэропорт. Анда һәрчак ниндидер үзенә бер ритм. Дулкынлану катыш рәхәт ыгы-зыгы. Самолетлар гүләве.Таблода — рейслар, шәһәр исемнәре, очу расписаниелары йөгерә. Кемнәрдер каядыр ашыга…
Кабатланып торган игъланнардан Лос-Анджелес, Париж, Шанхай, Тел-Авивлар да бик якын тоела. Менә хәзер рейсыңны әйтерләр, регистрациягә чакырырлар.Ә самолет трабыннан күтәрелгәндә инде ягымлы елмаеп сәламләүче стюардесса кыз сине чын мәгънәсендә күкнең җиденче катына алып менеп китәр! Аһ итәрлек матур форма, сылу гәүдә, килешле хәрәкәтләр… Аэрофлотның йөзек кашы диләр алар турында. Бүген бездә кунакта, шундый кызларның берсе — Альбина.
Бүген без авылдашыбыз, сирәк һөнәр ияләренең берсе Альбина белән очрашуга җыелдык. Безнең бүгенге очрашуыбыз әңгәмә рәвешендә алып барылыр. Мин үз чиратымда Альбинага сорау бирермен, ә ул инде сорауларга җавап бирер.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.