«Муса Җәлил — безнең горурлыгыбыз»
Муса Җәлил дөньяның горурлыгы, күп милләтле әдәбиятның, бөтен прогрессив кешелек культурасының мактанычы. Аның «Моабит дәфтәре» циклы шигырьләрендә батырлык рухы һәм ихтыяр көче ташып тора. Алар Ватанга, халыкка тирән мәхәббәт, хак эшнең тантана итәчәгенә ышаныч белән сугарылганнар. Тирән мәгънәле, искиткеч нәфис, ялкынлы бу шигырьләрне укыганда, Муса Җәлилнең батырлыгына, рухи сафлыгына, намуслылыгына сокланмый мөмкин түгел! Ул миллионнар өчен яшәү үрнәге булып әверелде.
Муса Җәлилнең батырлыгы тирәнтен интернациональ рухта булганга күрә дә, азербайҗанлылар аны чорыбыз Фәрһады, немецлар якын дустыбыз, чехлар татар Фучигы дип атыйлар.
Безнең китапханәдә аны искә алу көненә «Муса Җәлил -безнең горурлыгыбыз» дигән темага китап күргәзмәсе оештырыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.