« Кыз урлау йоласы»
Кыз урлау — татарның элек-электән килгән йоласы. Сугышка кадәр гаиләләр, башлыча, кыз урлап төзелгән. Кыз белгән егетенә барса — бер хәл, күп вакытта алар гомердә дә күрмәгән, белмәгән ишетмәгән егетнең хатыны булып куйган. Тәкъдире шундый: кыз шушы ир белән яшәп китәргә, балалар тәрбияләп үстерергә тиеш булган. Чөнки урлаганнан соң кире кайткан кыз ирдән аерылган хатынга тиңләнелгән.
Күрше авылга аулак өйгә, Сабантуйга, каз өмәләренә җиткән кызларын җибәрергә әти-әниләрнең коты очып торган. Ничек диләр әле, күрше тавыгы күркә булып күренә, дипме? Кунак кызларына егетләрнең күзләре төшми калмый. Егет башлы-күзле булырга җыенуын өйдәгеләргә дә әйтеп куя. Кыз урлап кайткан җиргә инде мулла килеп утырган була. Шулай итеп, төшкән җирендә таш булып, килен әлеге йортта яшәп кала. Уңган хатын, тырыш килен, яраткан әни булып гомер итә.
Менә шундый очракларның берничәсе турында сезгә Шамсутдинова Зәйтүнә Рәкыйп кызы сөйләп китәр.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.