Һәркемнең үз догасы
Язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәби-белгече Галимҗан Гыйльмановка 65 яшь. Урта мәктәптә укыганда ук ул әдәби иҗатка тартыла, беренче шигырьләрен, хикәяләрен яза, Дүртөйле район газетасында исеме күренә башлый. Галимҗан Гыйльманов — бүгенге көн татар прозасында үз стилен, үз образлар дөньясын булдырган язучыларның берсе. Аның үтә дә мавыктыргыч геройлары хыял белән чынбарлык чигендә яшиләр, шул ук вакытта алар тетрәндергеч язмышлы, әмма үз идеалларына, рухи кыйблаларына тугры калалар.
Г.Гыйльмановның чәчмә әсәрләре рус, чуаш, башкорт, төрек, немец телләренә тәрҗемә ителә. Г.Гыйльманов озак еллар дәвамында татар халкының борынгы мифларын, риваять-легендаларын, им-томнарын, юрамышларын барлау һәм җыю, ияләр-рухлар дөньясын, тәңречелек тәгълиматын өйрәнү юлында гыйльми эзләнүләрен дәвам иттерә.
Шул уңайдан Кайбыч авылы китапханәсендә «Һәркемнең үз догасы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырыла һәм күзәтү ясала.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.