Песи төш күргән
Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында дөньяга килгән. Башлангыч белемне туган авылында ала.
Сигез балалы ишле гаиләдә олы ир бала булганга, бәләкәйдән үк ул өй тирәсендәге эшкә катнашып, ир-ат һөнәренә өйрәнеп үсә. Бабасы аны балта тотарга, тегермән тартырга, яргыч ярырга өйрәтсә, җәйге каникул вакытында ул шофер ярдәмчесе сыйфатында иген ташуда катнаша, комбайнчы ярдәмчесе булып иген ура, кулына чалгы тотып, күмәк хуҗалык болынында ирләр белән беррәттән печән чаба. Татарстан
Республикасының халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
Разил Вәлиевнең шигырьләре кызыклы да, зәвыклы да, тәрбияви дә. Хыялый
Мияубикә, оялчан әтәч, тәртипле малайлар белән танышасыгыз киләдер, мөгаен.
Әлеге китап һәркемнең дә күңеленә хуш килер.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.