«Уттай дөрләп, янып китәм, тарихта калыр эзләр»
Индус Хисмәтулла улы Мәрданшин 1937 елның 1 гыйнварында Азнакай авылында туган, укыган, төзелештә эшләгән. 1956 елдан хәрби хезмәттә булып, «СССР Эчке Эшләр министрлыгының иң яхшы хезмәткәре» исемен алган отставкадагы подполковник. «Карусыз хезмәтләре өчен» медальләренең өч төренә дә, «Милицияоешуга200ел», «Хезмәтветераны» медальләренә, Татарстан эчке эшләр министрының мактау кәгазенә лаек була.
32 ел инде үзе җәмәгатьчелек тәртибендә оештырган «Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсен җитәкли. Шагыйрь, дистәгә якын китап авторы. 50 гә якын җырларына көй язылган, аерым китаплар итеп нәшер ителгән. Язган шигырьләре, җырлары «Сарман», «Җәлил чаткылары», «Җилләр җилкәне», «Әлмәт җырлый», «Азнакай тамчылары», «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь», «Чаткылардан кабынган ялкын», «Җиде җил дуенында», «Гөлстан — иҗатчылар учагы» китапларында, «Мәйдан», «Мәгариф», «Сөембикә» журналларында, төрле газета битләрендә дөнья күргән. «Тамчы җыры» китабы өчен ТРның Президенты М.Ш.Шәймиевнең истәлекле бүләге белән бүләкләнә.
Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.