«Музейга сәяхәт»
Шамил Абдрахман улы Нигъмәтуллин 1951 елның 4 гыйнварында Татарстанның Буа районы Черки-Килдураз авылында туа.
1975 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. Ю.К. Королев җитәкчелегендәге остаханәдә рәссам-монументалист белгечлеге буенча В.И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтын 1981 елда тәмамлый. 1984 елда академик Х.А. Якупов җитәкчелегендәге Казан сәнгать академиясенең иҗади остаханәсен тәмамлый.
1981 елдан РСФСРның Сәнгать фондының татар иҗат-җитештерү комбинатында эшли. 1990 елдан башлап республика шәһәрләре буенча күчмә сәнгать советы рәисе һәм Татарстан Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы була. 1993 елдан Татарстан Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе урынбасары була. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
2004 елның 1 февралендә вафат була.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.