«Кичә турында бүген» Мирсәй Әмиргә 115 ел, китап күргәзмәсе оештырырга.
Совет чоры татар язучыларының олы буыны вәкиле — күренекле прозаик, драматург, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Мирсәй Әмир (Мирсәяф Мәсәлим улы Әмиров) 1907 елның 6 гыйнварында Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Мәләвез районы) Җиргән авылында игенче гаиләсендә туа. Әти-әнисеннән яшьли ятим калып, башта туганнан туган абыйсы гаиләсендә, аннары балалар йортында һәм Эстәрлетамак шәһәрендәге җидееллык үрнәк-тәҗрибә мәктәбе интернатында тәрбияләнә. 1925 елда мәктәпне тәмамлагач, Башкортстанның хәзерге Авыргазы районы Яңа Карамалы авылында волость башкарма комитеты хезмәткәре һәм бер үк вакытта авыл комсомол ячейкасы секретаре булып эшли, Башкортстандагы «Яшь юксыл» газетасының селькоры да була. 1926 елда Казанга килә һәм сәнгать техникумына укырга керә. Шул елда «Авыл яшьләре» журналының ноябрь санында аның «Дуслар һәм дошманнар» исемле беренче хикәясе, аннары, күп тә үтми, үз рәсемнәре белән бизәлеп, «Сәйфулла», «Әби васыяте» дигән хикәяләре басыла. Гомеренең соңгы елларында әдип автобиографик материалларга нигезләнгән әсәрләре өстендә эшли. «Без бәләкәй чакларда», «Үсә төшкәч», «Казан» дигән өч кисәктән торган һәм язучының утызынчы елларга кадәрле тормышына бәйле вакыйгаларны эченә алган бу повестьлар әүвәл 1979, 1982 елларда аерым ике китап булып («Без бәләкәй чакларда», «Хатирәләр урманы»), ә 2002 елда өчесе бергә «Кичә турында бүген» дигән исем белән басыла. Мирсәй Әмиргә 115 ел. Шул уңайдан Норлат авылы китапханәсендә «Кичә турында бүген» дигән темага китап күргәзмәсе оештырырга. Китапларына күзәтү ясала.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.