«Саф күңелләр җырчысы»
Мирсәй Әмир — татар язучысы, драматург, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе.
Мирсәй Әмир татар совет әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән каләм иясе. Казан сәнгать техникумында укыган чорда ук — узган гасырның егерменче еллары ахырында, аның матбугатта беренче хикәяләре дөнья күрә. Аның «Пар күгәрчен», «Безнең авыл кешесе», «Агыйдел» исемле әсәрләре, укучыларның тирән мәхәббәтен яулап ала.
Төрле елларда иҗат ителгән «Ялантау кешеләре», «Саф күңел» романнары, автобиографик материалларга нигезләнгән «Без бәләкәй чакларда», «Үсә төшкәч», «Казан» дигән повестьлары, балалар өчен язылган әсәрләре, күпсанлы публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм тәрҗемә әсәрләре дә Мирсәй Әмир иҗатында аерым урын билиләр.
Мирсәй Әмиргә 115 ел. Шушы уңайдан Шәйморза авылы китапханәсендә «Саф күңелләр җырчысы» дигән темага китап күргәзмәсе оештырыла. Китапларына күзәтү ясала.Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.