«Балалар күңеленә юл салучы»
Рәфис Корбан— татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе.
Рәфис Корбан мәктәп елларыннан ук иҗат эше белән шөгыльләнә, иҗат юлының башыннан ук диярлек балалар шагыйре буларак таныла. Үзенең эчкерсез, мавыктыргыч шигырьләре аша ул балаларга әйләнә тирә дөньяны аңлаешлы итеп күрсәтергә өйрәтә. Рәфис Корбанның балалар өчен язылган «Буран кайда йоклаган?», «Сөзгәк болыт», «Капкорсак», «Куркуын җиңгән куян», «Алмалы төн» җыентыклары, өлкәннәр өчен «Уян, татар!» исемле шигырьләр китабы бар. Ул шулай ук күпсанлы җырлар һәм публицистик мәкаләләр авторы да.
Шәйморза авылы китапханәсендә Рәфис Корбанның 65 яшьлегенә «Балалар күңеленә юл салучы» дигән темага китап күргәзмәсе оештырыла. Тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырыла, китапларына күзәтү ясала.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.