«Яшьтәше мин барча кешеләрнең»
Яна Тинчэле авылы китапханэсендэ халык шагыйре Разил Вәлиевнең 75 яшьлегенә багышланган “Яшьтәше мин барча кешеләрнең” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли
1986-2000 елларда Татарстан Милли китапханәсен җитәкләгән, бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында рәислек иткән Разил Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында туган.
Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, М.Җәлил исемендәге республика премиясенә, Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре мактаулы исеменә ия булган язучының бу күргәзмәдә тормыш һәм иҗат юлын яктырткан китаплары тәкъдим ителә. Биредә Разил Вәлиев язган шигырьләр, проза әсәрләре, публицистик язмалары, балалар китаплары, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар белән танышырга мөмкин.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.