«Язучы һәм көрәшче»
Танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Кави Нәҗми (Кави Һибәт улы Нәҗметдинов) 1901 елның 15 декабрендә элекке Сембер губернасы (хәзерге Горький өлкәсенең) Петрякс районы Красный Остров (хәзерге исеме — Кызыл Октябрь) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Мәктәп елларында Кави бик тырышып рус әдәбиятын өйрәнә, Тукай әсәрләрен яратып укый. Шулар тәэсирендә үзе дә каләм тибрәтә башлап, 1912 елда «Көз» исемле беренче шигырен яза һәм рус шагыйре Кольцовның «Лес» («Урман») дигән шигырен татарчага тәрҗемә итә.
Кави Нәҗминең әдәби мирасы бай һәм күпкырлы. Ул татар совет балалар әдәбиятын үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән язучы. Нәниләр һәм мәктәп яшендәге балаларга адреслап ул ике дистәгә якын шигъри китап яза, «Күңелле көннәр», «Сабан туе», «Ун бәпкә», «Китап фабрикасында», «Таныш машина», «Яңа йортта», «Казанга кайту», «Бәхетчеләр илендә» һ. б.
Язучы Кави Нәҗмигә 120 ел тулу уңаеннан, Шәйморза авылы китапханәсендә «Язучы һәм көрәшче» дигән темага китап күргәзмәсе оештырыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.