«Яшел чыршы дусларын җыя!»
Яңа ел ул-барыбыз өчен дә көтеп алынган, иң могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе. Һәр бәйрәмнең үзенә генә хас традицияләре бар. Яңа ел алар арасында иң бае исәпләнә. Аны күпме халык бәйрәм итә. Һәр илдә ул төрлечә үткәрелә. 30 нчы декабрьдә Адав-Толымбай авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре саф һавада “Яшел чыршы дусларын җыя!” исемле Бал-маскарад, Яңа ел кичәсен уздырачак. Яңа ел бәйрәме һәр баланың, һәр олы кешенең көтеп алган иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Кыш бабай, Кар кызы, бүләкләр, бизәлгән чыршы — бәйрәмнең күрке. Һәр елны Яңа ел бәйрәмен каршылауга зур әзерлек эше алып барыла. Авылыбызны төрле кар сыннары, төрле-төрле утлар, матур чыршылар белән бизибез. Кичәдә авылыбызның үзешчән артистларыбыз, кайткан теләге булган кунакларыбыз, җыр-биюгә, шигырь сөйләргә оста булган укучыларыбыз катнашачак. Төрле уен-бәйгеләр белән алып барылачак. Яңа ел барыбызга да уңышлар, бәхетләр алып килсен иде!
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.