Калфак тарихы
Вакыт ага, рух кала. Безнең, Идел буе болгарларының гасырлардан-гасырларга күчеп килгән гореф-гадәтләре, йолалары бар.
Илдә тату яшәр өчен, кешене кеше итә торган иң мөһим сыйфатларга ия булырга кирәк. Ул сыйфатларның игелеклелек, шәфкатьлелек, юмартлык, әдәплелек һәм уңганлык-булганлык булуына ышанырга кирәк.
Яшәү дигән гомер чишмәсенең сулары саф килеш калсын, киләчәк буыннар алдында йөзебез якты булсын дисәк, изге мирасларыбызны барлау зарур.
Бүгенге бәйге "Ак калфак" дип атала. Татар милли киемнәре — үзе гүзәл бер дөнья. Осталар чиккән калфаклар, түбәтәйләр, гаҗәеп нәфис муенсалар, алка-йөзекләр, чигүле алъяпкычлар, бәби итәкле күлмәкләр, камзуллар…
Болгар илендә кызлар кигән ак калфак диңгез энҗесе белән чигелгән. Ак төс — аклык-пакьлек билгесе.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.