Китап күргәзмәсе: «Россия-геройлар Ватаны»
2007 нче елдан Россия Президенты Указы нигезендә, 9 нчы декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу — Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне.
Ватан Геройлары көне — безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора. Әлеге дата уңаеннан, Аксу авылы китапханәсендә «Россия-геройлар Ватаны» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылачак. Күргәзмәдә кешелекнең батырлыгын, намусын, кыюлыгын, каһарманлыгын чагылдыручы китаплар урын алачак. Китапханә укучыларын әлеге күргәзмә белән танышырга чакырабыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.