«Ак чәчәктәй гомер» китап күргәзмәсе
Күренекле язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Габдрахман Сафа улы Әпсәләмов 1911 елның 28 декабрендә элекке Пенза губернасы Краснослободск өязе (хәзерге Мордва АССРның Ковылкино районы) Иске Аллагол авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Үз авылларында башлангыч мәктәпнең өч классын тәмамлагач, ул, Мәскәүгә китеп, укуын Н. Нариманов исемендәге 27 номерлы татар урта мәктәбендә дәвам иттерә. Шунда әдәби иҗат эше белән кызыксына башлый, М. Җәлил җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри, шигырьләр, хикәяләр, пьесалар яза.
Г. Әпсәләмов әсәрләрендә совет кешесенең иң күркәм сыйфатлары — туган илгә һәм халыкка бирелгәнлеге, патриотизмы, сугыш кырындагы һәм хезмәттәге батырлыгы калку рәвештә, авторның үз язу стиленә генә хас күтәренке рух, романтик пафос белән сурәтләнде. Аның бай әдәби мирасы сугыштан соңгы татар әдәбияты хәзинәсенә кыйммәтле бер өлеш булып керде.
Г. Әпсәләмов Бөтенсоюз аренасында зур популярлык казанган татар совет язучыларыннан күренеклесе иде. 1940—1983 еллар арасында татар, рус телләрендә, СССР һәм чит ил халыклары телләрендә әдипнең йөзгә якын китабы дөнья күрә.
Язучы Габдрахман Әпсәләмовның тууына 110 ел тулуына карата Адав-Толымбай авылы китапханәсендә -“Ак чәчәктәй гомер” исемле китап күргәзмәсе эшли.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы
автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.