Габдрахман Әпсәләмов
Габдрахман Сафа улы Әпсәләмов 1911 елның 28 декабрендә элекке Пенза губернасы Краснослободск өязе (хәзерге Мордва АССРның Ковылкино районы) Иске Аллагол авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Үз авылларында башлангыч мәктәпнең өч классын тәмамлагач, ул, Мәскәүгә китеп, укуын Н. Нариманов исемендәге 27 номерлы татар урта мәктәбендә дәвам иттерә. Шунда әдәби иҗат эше белән кызыксына башлый, М. Җәлил җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри, шигырьләр, хикәяләр, пьесалар яза. Арадан берсе — «Әнвәр тегермәне» исемле шигыре «Октябрь баласы» журналында басылып та чыга. Югарырак классларда укыганда инде ул Казандагы «Азат хатын» һәм «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналларына актив языша
Ак чәчәкләр (популяр әсәр)
Ак чәчәкләр — Габдрахман Әпсәләмов тарафыннан 1965 елда иҗат ителгән роман.
Роман беренче тапкыр «Казан утлары» журналының 1965 елгы11 санында басыла. Аннары Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып дөнья күрә. 1989 елда 100 меңлек тираж белән басылып чыга. Соңгы тапкыр 2019 елда өч мең данәдә басыла.
Габрахман Әпсәләмовка 1965 елда инфаркт кичереп, бик күп тапкырлар шифаханәдә ятырга туры килә. «Ак чәчәкләр» романы авторның больницада авырып ятканда күргәннәренә нигезләнеп языла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.