–Китап күргәзмәсе «Сибгат Хәким поэзиясендә туган як темасы».
« Сибгат Хәким поэзиясендә туган як темасы» дип исемләнгән фәнни-эзләнү эшенең чыганагы — С. Хәкимнең танылган лирик шагыйрь булуында.
Тикшеренү эшенең актуальлеге һәм фәнни кыйммәте — С. Хәкимнең татар поэзиясенең олылыгын, шигъри киңлеген билгеләүче әдип булуын раслауда.
Эшнең максаты — С. Хәкимнең күпкырлы эшчәнлеген билгеләү .
С. Хәкимнең халык шагыйре, барыннан да элек лирик шагыйрь булуын күрсәтү.
С. Хәкимнең татар поэзиясенең халыкчан юнәлештә үсеп китүенә җитди өлеш керткән булуын раслау.
Шагыйрьнең туган як матурлыгын сурәтләп язган әсәрләре, шигъриятенең иң югары ноктасын билгеләп кенә калмыйча, татар поэзиясенең иң уңышлы әсәрләре арасында урын алуын күрсәтү.
"Сибгат Хәким поэзиясендә туган як темасы ” дигән эзләнү эше кереш, төп өлеш һәм йомгактан тора. Төп өлештә Сибгат Хәким поэзиясенең үзенчәлеге турында сөйләнелде. Йомгакта туган як төшенчәсенең киң булуы, кеше яшәеше белән тыгыз бәйлелеге турында яктыртылды. 4 декабрь көнне РСФСРның М. Горький исемендәге, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты күренекле шагыйрь Сибгат Хәкимнең тууына 110 ел тулу уңаеннан, китапханәдә «Халык язмышы — шагыйрь язмышы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырыла.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.