Информационный час «Татарстан-туган йортым!»
Халкыбыз юкка гына: “Ямьле булса да торган җир, сагындыра туган җир”, — дип җырламый. Соңгы берничә дистә еллар дәвамында без чит җирләргә сәяхәткә йөрергә күнегеп киттек. Чит илнең истәлекле урыннары, сәүдә, икътисад үзәкләре турында кайчандыр китаплардан укып кына мәгълүмат алган булсак, бүгенге көндә үзебез шул шәһәрләрнең матурлыгына сокланабыз, диңгез суының чисталыгына карап хозурланабыз һәм кояшында кызынып тәннәребезгә сихәт алып, рәхәтләнеп ял итеп кайтабыз. Шул хисләр безгә яшәү чыганыгы бирә, күңелләргә дәрт өсти. Кунакчыллыгы белән аерылып торган халкыбыз һәм башкалабыз үзе дә соңгы елларда чит ил кунакларын кабул итәргә инде күнегеп бетте. Мең елдан артык тарихы булган шәһәребез моңа, һичшиксез, лаек дип саныйбыз.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.