Китап күргәзмәсе: «Без-көчле, бердәм халык».
4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге
көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга,
ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Бу көн — илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам
иттерүнең бер күркәм билгесе. Дәүләт күләмендәге бу бәйрәм 1612 елгы тарихи
вакыйгаларга барып тоташа. Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп
үтелә.
Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз — төрле милләт, дин һәм
төрле катлам вәкилләре — бер булып, уртак Ватаныбызны чит илбасарлардан азат
иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе,
Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп
чыгарга ярдәм иткән. Шул уңайдан Аксу авылы китапханәсендә “Без-көчле, бердәм
халык” темасына китап күргәзмәсе оештырылачак.
Сведения предоставлены организацией МБУ «Межпоселенческая Центральная библиотека» Буинского муниципального района Республики Татарстан и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.