Истәлекләр… Йөрәкләрдә алар, онытылмаган бит берсе дә…
Ул вакытта тылдагы авыр хезмәт хатын-кызлар, бала-чагалар җилкәсенә төшә.Менә шушы авыр сугыш еллары, үзенең бала чагында күргән авырлыклары турында сөйләшү, сораулар бирү.
Сезнең язмыш сугыш уты белән үрелгән.Сугыш… Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш… Меңәрләгән шәһәрләрне җимергән, җир йөзендә гөрләп торган авылларны юкка чыгарган, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Әгәр сез иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез икән, шул иртәдә өй каршындагы тирәктә кошлар сайравын ишетәсез икән, белегез- бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның ялкынлы тормышы бар.Әгәр дә сезнең әбиегез я әниегез йомшак куллары белән башыгыздан сыйпый икән. Үзенең моңсу күзләре белән сезнең күзләргәтутырып карый икән, белегез- ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабаларыгыз, әтиләрегез турында тирән сагыш бар.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.