Ә.Маликов «Яшьлек утравым» язучы иҗатына күзәтү.
Әдип Маликов — татар поэзиясенә 1945 елда үзенең “Атаудагы хисләр” дигән җитди поэтик әсәре белән килгән шагыйрь. Әлеге поэманы ул солдат булып хезмәт иткәндә, үзе туып-үскән Агыйдел буйларыннан еракта, кояш чыккан якта — Сахалинда яза. Аны ул аеруча мавыгып, дулкынланып эшли һәм, шагыйрьнең үз сүзләре белән әйткәндә, өлкән язучылар фикерен белер өчен, курка-курка гына Казанга, журнал редакциясенә җибәрә. Бәхеткә каршы, күп көтәргә туры килми, Казанда шагыйрьнең поэмасын игътибар белән укыганнар, яратканнар һәм аңар әнә шул турыда шатлыклы хәбәр-хат язганнар. Әнә шулай, уйламаган бер көндә яңа бер шагыйрь килеп чыккан.
Менә Ә.Маликов Әлмәттә. Нефтьчелар тормышын өйрәнеп яза башлаган чоры турында, үзенең “Гайшә апа” һәм “Фәрдәнә” дигән поэмалар яза. Йөрәк кылларын тибрәтә алынырдай поэтик әсәрләр, укучыны дулкынландыра торган, аңар яшәү көче бирә алырлык һәм үткәндәге тормышны искә төшереп бүгенгә тирән мәхәббәт һәм киләчәккә ышаныч белән карарга рухландыручы әсәрләр тудыру өчен шагыйрьгә, язучыга беренче чиратта тормыш эчендә, хезмәт кешеләре арасында кайнарга кирәк. Әлмәт шәһәренең беренче ташын салучы Касыймов абыйга багышланган “Ташчы” һәм “Чигүле кулъяулык” дигән поэмалары да шагыйрьнең хезмәт кешесе тормышын белеп, яратып, эпик планда иҗат иткән әсәрләре.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.