«Җәйнең яшел аты»
Иң күңелле чак
Бари Рәхмәт
Җәйне көтәбез
Кайчан җитә, дип.
Җиткәч куркабыз
Үтеп китә, дип.
Җәй үзе шуны
Сизгән шикелле
Кыскарта төнне,
Озайта көнне.
Кояш соң бата,
Төннән таң ата;
Айга эш тә юк.
Ял итеп ята.
Кояшка эш күп:
Ул таңнан тора.
Иген уңдыра,
Безне кыздыра.
Безгә миләшләр,
Җиләкләр пешерә,
Яхшылык кына
Эшли кешегә.
26 июль көнне Митрәй авыл китапханәсе, кечкенә китап укучыларга “Җәйнең яшел аты” исеме астында, әдәби сәгать уздырачак. Чарада балалар белән хәрәкәтле уеннар оештырылачак, шулай ук викторина сорауларына җаваплар эзләнеләчәк һәм яңа китаплар белән таныштыру булачак.
Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.
Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.