Габделхай Сабитов — язучы, шагыйрь һәм драматург

Событие завершилось
Габделхәй Сабитов 1931 елның 28 июнендә Татарстанның Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында туган. 1949 елда Күзкәй урта мәктәбен тәмамлауга ук, унсигез яшеннән төрле авыл мәктәпләрендә укыта башлый. Беренче шигырьләре Минзәлә район газетасы "Ленин байрагы" битләрендә басыла. 1956 елда М.Горький исемендәге Мәскәү әдәбият институтына укырга керә. 1960 елда, сәламәтлеге какшау сәбәпле, укуны ташлап, Казанга кайтырга мәҗбүр була.1960 — 1965 елларда Габделхәй Сабитов Казан телевидение студиясендә әдәби-драматик тапшырулар буенча өлкән редактор, аннан республика балалар журналы "Ялкын" редакциясендә әдәби бүлек мөдире булып эшли. 1965 елда "Чаян" журналына күчә, анда башта фельетончы, соңыннан, 1968 -1970 еллар арасында журналның җаваплы сәркатибе вазифасын башкара. 1970 елдан исә бары әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.Габделхәй Сабитовка, ни кызганыч, озак иҗат итәргә язмый. Ул 1995 елның 29 октябрендә Казанда вафат була. Аны туган авылында күмәләр.Габделхәй Сабитов 1976 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы була.Габделхәй Сабитов татар телендә хикәяләр, шигырьләр һәм драмалар иҗат итә. Шулай ук ул чит ил әсәрләрен дә татар теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнгән була.
Сведения предоставлены организацией МБУК «Межпоселенческая центральная библиотека Мензелинского муниципального района» и опубликованы автоматически. Администрация портала «Культура.РФ» не несет ответственности за предоставленный материал, а также за действия Организатора и/или иных лиц, действующих от его имени и по его поручению либо от своего имени, но по поручению Организатора, в том числе в связи с реализацией такими лицами билетов, а равно за организацию, проведение и содержание Мероприятия.

Указанная ссылка на источник реализации билета размещена непосредственно Организатором мероприятия и носит информационный характер.

Для размещения информации в этом разделе зарегистрируйтесь в личном кабинете учреждения культуры.
«Культура.РФ» — гуманитарный просветительский проект, посвященный культуре России. Мы рассказываем об интересных и значимых событиях и людях в истории литературы, архитектуры, музыки, кино, театра, а также о народных традициях и памятниках нашей природы в формате просветительских статей, заметок, интервью, тестов, новостей и в любых современных интернет-форматах.
© 2013–2024 ФКУ «Цифровая культура». Все права защищены
Контакты
  • E-mail: cultrf@mkrf.ru
  • Нашли опечатку? Ctrl+Enter
Материалы
При цитировании и копировании материалов с портала активная гиперссылка обязательна